Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Олег Коробчено Казанны Россиянең авиация башкаласы дип атады
Казан Россиянең төп авиация башкаласы булып санала. Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко «Мин күкне сайлыйм» авиация шоуы кунакларын шундый сүзләр белән сәламләде.
«Казан – Россиянең төп авиация башкаласы. Шәһәрдә 1940 еллардан башлап авиация җитештерелә. Без Бөек Ватан сугышы чорында гына да илебезне азат иткән 20 мең бомбардировщик җитештердек», – диде ул.
Олег Коробченко Казанда бүген дә ил авиациясен җитештерү һәм камилләштерү буенча актив эш алып барыла диде.
«Бөтен илнең гаять зур казанышы – иң яхшы самолетлар җитештерә торган Казан авиация заводы. Хәзер анда зур реконструкция бара. Казан вертолет заводы дөньядагы иң яхшы вертолетларны җитештерә», – диде министр.
Аның сүзләренчә, Казанда беспилотниклар җитештерә торган бик күп оешмалар да бар.
«Фәнни база булмаса, сәнәгатьнең бер генә тармагы да яши алмый. Ә КАИ – бөтен авиация фәненең «йөрәге»», – дип йомгаклады Коробченко.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз