news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олег Коробченко: Татарстанның сәүдә тармагы – заманча, динамик үсештәге өлкә

Олег Коробченко: Татарстанның сәүдә тармагы – заманча, динамик үсештәге өлкә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанның вице-премьеры – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Татарстан Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән сәүдә тармагы эшчеләрен, ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде.

«Сәүдә бөтен заманда да икътисади үсештә һәм гражданнарның тормыш сыйфатын үстерүдә әһәмиятле роль уйнады. Бүген Татарстанның сәүдә тармагы – заманча, динамик үсештә булган өлкә, ул республика бюджетын формалаштыруга саллы өлеш кертә һәм меңләгән кешене эш урыннары белән тәэмин итә», – диде республика вице-премьеры.

«Республикада азлап сату буенча 16 меңнән артык оешма эшли. Беренче биш айга аларның товар әйләнеше 687 млрд сум булган», – дип өстәде ул.

«Нәкъ менә сәүдә безнең тормышны яктырак итә, төрләндерә, безгә товарлар һәм хезмәтләр сайлауда зур мөмкинлек бирә. Сезнең хезмәт ярдәмендә республика халкының кирәкле бөтен әйберне сатып алу, үзләре өчен яңа продуктлар ачу, үзләрен һәм якыннарын сыйфатлы әйберләр белән куандыру мөмкинлеге бар», – диде Олег Коробченко, шулай ук «үзләренең бәһасез тәҗрибәсен яшь буынга тапшыручы» тармак ветераннарына аеруча рәхмәтле булуын әйтте.

«Сезнең профессионализм, эшкә җаваплы мөнәсәбәтегез һәм сатып алучыларның ихтыяҗларына игътибарлы булу алга таба да Татарстан икътисадын ныгытуга һәм гражданнарыбызның муллыгын арттыруга ярдәм итәр дип ышанам. Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм яңа һөнәри үрләр телим!» – дип йомгаклады министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot