news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олег Коробченко Татарстан судно төзүчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Олег Коробченко Татарстан судно төзүчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко судно төзү тармагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Кораб төзүчеләр көне белән котлады. Үз мөрәҗәгатендә ул тармакның стратегик әһәмиятен һәм Татарстан предприятиеләренең илебездә суднолар төзү үсешенә керткән өлешен искәртте.

Сәнәгать һәм сәүдә министры билгеләп үткәнчә, судно төзү алдынгы инженерлык карарларын һәм күп гасырлык осталык традицияләрен берләштерә.

«Татарстан предприятиеләре, республикабызның гына түгел, бөтен Россиянең сәнәгать потенциалын ныгытып, кораб төзү үсешенә зур өлеш кертә», – диде Коробченко.

Аның сүзләренчә, республика инженерлары, конструкторлары һәм эшчеләре дөнья стандартларына туры килә торган заманча суднолар төзи.

«Бу бәйрәм көнендә тармакның барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына үз һөнәрләренә тугры калганнары, эшкә җаваплы караулары һәм Татарстан сәнәгате үсешенә керткән зур өлешләре өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм», – дип өстәде ТР сәнәгать һәм сәүдә министры.

Соңыннан Коробченко тармак хезмәткәрләренә сәламәтлек, иминлек, һөнәри уңышлар һәм казанышлар теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot