news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олег Коробченко: Сайлауда катнашу - Татарстанның киләчәгенә йогынты ясау мөмкинлеге

Бүген Татарстанда VII чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау уза. ТР Премьер-министры урынбасары –сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Казанда 44 нче сайлау участогына хатыны һәм балалары белән килгән.

Олег Коробченко тавыш биреп, сайлауда катнашу мөһимлеген билгеләп узды. Аның фикеренчә, бу һәр гражданинның хокук һәм бурычы.

Министр сайлауда катнашу ул гади формальлек кенә түгел, ә Татарстан киләчәгенә тәэсир итү мөмкинлеге булуын да искәртте. Моңа бәйле рәвештә ул барлык гражданнарны республиканың сәяси тормышында катнашырга өндәде.

  • Сайлаулар иртәнге сәгать 7 дә старт алды, сайлау участоклары кичке сәгать 20.00гә кадәр эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot