Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Олег Коробченко Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының мактау грамотасына лаек булды
Татарстан Премьер-министры урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Россиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының «сәнәгать потенциалы үсеше бурычларын хәл итүдә булышлыгы» һәм федераль ведомство белән «үзара элемтә кысаларында актив эшчәнлеге» өчен мактау грамотасы белән бүләкләнде. Бу хакта республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Екатеринбургта «Иннопром» күргәзмәсендә узган сәнәгать буенча Координация советының һәм импортны алмаштыру буенча Хөкүмәт комиссиясе каршындагы химия һәм нефть-газ химиясе продукциясе импортын алмаштыру буенча Координация советының уртак утырышында Татарстан министрына грамотаны федераль ведомство җитәкчесе Антон Алиханов тапшырды.
Шулай ук Карачай-Черкас республикасының сәнәгать, энергетика һәм транспорт министры Мурат Гаповка, Краснодар крае губернаторы урынбасары Александр Руппельга, Тываның икътисади үсеш һәм сәнәгать министры Айдыс Сатка һәм Оренбург өлкәсенең сәнәгать һәм энергетика министры Алексей Шарыгинга да мактау грамоталары тапшырылган.
Моннан тыш, Югра – Ханты-Манси автоном округы сәнәгать департаменты директоры Кирилл Зайцев, Мәскәү өлкәсе Хакимияте Рәисе – инвестицияләр, сәнәгать һәм фән министры Екатерина Зиновьева, ЛНР сәнәгать һәм сәүдә министры Тимур Саматов, Түбән Новгород өлкәсе сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлек министры Максим Черкасов М.Т. Калашников медале белән бүләкләнгән. Липецк өлкәсенең Инвестицияләр һәм инновацияләр идарәсе җитәкчесе Евгения Локтинова А. А. Ежевский медаленә лаек булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз