news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олег Коробченко: Мин заводларның потенциалын күтәрү бурычын куям

Яңа министр үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәтен җиткерде.

Бүген Дәүләт Советының 32 нче утырышында депутатлар Олег Коробченконы вице-премьер-сәнәгать һәм сәүдә министры вазифасына билгеләп куюны хуплады.

Парламентарийлар Олег Коробченконы яңа вазифасы белән тәбрикләде. Җавап чыгышында ул депутатларга бергә эшләгән еллары өчен рәхмәтен белдерде. «Сезнең белән эшләргә шат идем. Сез минем министрлык эшендә төп заказчыларым булырсыз дип уйлыйм. Иртән миңа 6.30 да шалтыратып, Сәнәгать министрлыгына эшкә барасың, дигәч, башта ышанмадым, шаярталардыр дип уйладым», - дип әйтте Коробченко.

Ул республиканың географик күзлектән уңайлы урында урнашканын билгеләп узды. «Безнең логистика, предприятиеләр, җир байлыклары – сәнәгать үсеше өчен зур потенциал. Республика – иң сәнәгый төбәкләрнең берсе», – дип ассызыклады яңа министр.

Ул халыкның тормыш рәвеше предприятиеләр эшеннән торганын искәртте.

«Мин үзем һәм коллегаларым алдында куйган бурыч – заводларның, компанияләрнең потенциалын күтәрү, яңа технологияләрне җәлеп итү, югары квалификацияле кадрлар әзерләү, хезмәткәрләрнең һәм халыкның тормышын яхшырту. Зур бурычлар тора, бергә башкарып чыгарбыз дип уйлыйм. Безнең министрлык барлык күрсәтмә, биремнәрне үтәр», - дип ышандырды.

Олег Коробченко үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәтен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100