Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Олег Коробченко Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары хакында сөйләде
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Җиңү көненә багышланган «Минем Герой – минем гаилә» онлайн-флешмобына кушылды. Ул «Татар-информ» агентлыгына Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары хакында сөйләде.
«Минем туганым Геннадий Дмитриевич Цоколаев – Советлар Союзы Герое, легендар кеше! 1941 елның июненнән Балтыйк флоты Хәрби-һава көчләренең 13нче истребительләр авиация полкы составында сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан. Соңрак Балтыйк флоты Хәрби-һава көчләренең 61нче авиация бригадасы 4нче гвардия истребительләр авиация полкының командиры булган», - диде ул.
1942 елның апрель аенда гына да Геннадий Цоколаев 62 очыш ясаган, шәхсән үзе дошманның – 6, төркем составында 11 самолетын бәреп төшергән. Әлеге батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. 1943 елда ул каты яралана, ә дәваланганнан соң очучылык эшеннән читләштерелә. Сугышның калган елларында Геннадий Дмитриевич авиация частьләре штабларында хезмәт итә.
Сугыш елларында Геннадий Цоколаев барлыгы 510 сугышчан очыш ясаган, шәхсән үзе дошманның – 8, төркем составында 14 самолетын бәреп төшергән, 8 катерын батырган. 1944 елда Хәрби-диңгез академиясе каршындагы Югары офицерлар курсларын тәмамлый. 1958 елда запаска чыга.
Сәнәгать һәм сәүдә министрының хатыны Лилиянең бабасы – Галимҗан Әмин улы Төхвәтуллин – сугышта өлкән сержант, взвод командиры ярдәмчесе була. Фронтта ике тапкыр яралана. Беренче көннәреннән үк Сталинградны саклый. Җиңүне Прагада каршы ала һәм орден-медальләр белән туган ягына әйләнеп кайта.
«Без туганнарыбызның батырлыгы белән горурланабыз һәм аларның истәлеген кадерләп саклыйбыз! Ел саен зур гаиләбез белән парадны һәм башка бәйрәм чараларын карыйбыз, Мәңгелек утка чәчәкләр салабыз. Беркем дә, берни дә онытылмады!» - дип сүзен төгәлләде Олег Коробченко.
Татарстанда Җиңү көне уңаеннан онлайн-флешмоб башланды. «Үлемсез полк»ка өстәмә булган «Минем Герой – минем гаилә» акциясе 22 апрельдән 9 майга кадәр дәвам итә.
Татарстанлылар социаль челтәрләрдә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарына бәйле тарихлар белән уртаклаша ала. Язмада геройның фотосы булырга тиеш һәм аны #МойГеройМояСемья хештэгы белән билгеләргә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз