news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олег Коробченко Александр Новакка Татарстан энергетикасы үсеше турында сөйләде

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Новак Мәскәүдә Россия энергетика атналыгы кысаларындагы күргәзмәдә Татарстан стендын карады. Бу хакта ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каналында Макста хәбәр иттеләр.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко 95 ел эчендә республика энергетикасы үсеше турында сөйләде һәм тармакның яңа проектларын тәкъдим итте.

Министр сүзләренчә, Татарстанның энергия системасының куәте 9 ГВт тәшкил итә. 2030 елга 642 МВт яңа куәт кертү планлаштырыла. Моннан тыш, республика тагын 1,5 ГВт куәт төзергә ниятли. Коробченко, кулланучыларны ышанычлы һәм сыйфатлы электр белән тәэмин итү өчен, төбәк федераль үзәк ярдәмендә планлаштырылган проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итәчәк, дип билгеләп үтте.

Шулай ук Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, республика электр челтәрләрендә югалтулар 6 процент тәшкил итә. Аның сүзләренчә, бу илдә иң түбән күрсәткечләрнең берсе, ул 2050 елга кадәр Россия Энергетика стратегиясендә каралган максатчан ориентирлардан шактый яхшырак.

news_right_1
news_right_2
news_bot