news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олег Кинҗәгулов: Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, «Без – 41нче ел балалары»н куябыз

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы театры яңа сезонда Мәһдиевнең «Без – 41нче ел балалары»н сәхнәләштерә.

Олег Кинҗәгулов: Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, «Без – 41нче ел балалары»н куябыз
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры яңа сезонда Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – 41нче ел балалары» әсәрен сәхнәләштерә.

«Киләсе ел Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Шуңа күрә бу безнең төп тема дип алдык. Бу теманы ачу өчен Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – 41нче ел балалары» әсәрендә тукталдык», – дип сөйләде театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Ул яңа сезонда классик әсәргә алыну нияте булуын да әйтте. «Башка спектакльләрне әле планлаштырабыз гына. Киләсе юбилей сезонына классик әсәр эзлибез. Аяз Гыйләҗевнең берәр әсәрен алырбыз. Укыйбыз да, укыйбыз әлегә. Бүген безнең театр билгеле бер дәрәҗәгә җитте. Алга адым ясар өчен, халыкка якынаю өчен сыйфатлы әсәр кирәк», – диде ул.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, 15-17 сентябрьдә Чаллы театры Казанга гастрольләр белән килә.

Чаллы театры башкалага килә: «Хөрмәтле Казан халкы, бәлешләрегезне пешерә торыгыз»

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100