news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олег Кинҗәгулов Алабуга көллиятендә актерлык курсына студентлар җыя

Олег Кинҗәгулов Алабуга көллиятендә актерлык курсына студентлар җыя
Фото: © "Татар-информ", Солтан Исхаков

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры белән берлектә актерлык курсына студентлар җыя.

«Курсның остазы – театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

10 бюджет урыны каралган. Театрга эшкә урнашу мөмкинлеге булачак.

9 нчы сыйныф базасында «Актерлык сәнгате» квалификациясе буенча уку срогы – 3 ел 10 ай.

news_right_1
news_right_2
news_bot