news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олег Кинҗәгулов Россия Федерациясе Хөкүмәтенең дәүләт стипендиясенә ия булды

Яшь мәдәният һәм сәнгать әһелләрен әлеге стипендиягә РФ Театр әһелләре берлеге тәкъдим иткән.

Олег Кинҗәгулов Россия Федерациясе Хөкүмәтенең дәүләт стипендиясенә ия булды
Михаил Захаров

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов яшь иҗат әһеле буларак Россия Федерациясе Хөкүмәтенең дәүләт стипендиясенә ия булган. Стипендиатларның исемлеге РФ Театр әһелләре берлегенең рәсми сайтында урнаштырылган.

Яшь мәдәният һәм сәнгать әһелләрен әлеге стипендиягә РФ Театр әһелләре берлеге тәкъдим иткән. Исемлектә Россиянең төрле өлкәләреннән 33 егет һәм кыз бар.

«Мин бары тик остазларыма рәхмәт кенә әйтә алам. Алар вакытларын һәм көчләрен жәлләмичә театрга мәхәббәт тәрбияли алдылар», — диде Олег Кинҗәгулов «Татар-информ» хәбәрчесенең котлауларын кабул итеп.

  • Олег Кинҗәгулов Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган, ул Фәрит Бикчәнтәев укучысы. 2020 елның гыйнварында ул Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнде.

Хәзерге вакытта Чаллы театрының яңа бинасында төзекләндерү эшләре бара. 

news_right_1
news_right_2
news_bot