Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Олег Хисамов: Бала иншада диалект куллана ала
Ул язучылар да җирле диалектларны әсәрләрендә кулланып, ул сүзне әдәби телгә кертүләрен искәртте.
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Галим Олег Хисамов сүзләренчә, укучы бала мәктәптә инша язганда диалект куллана ала.
Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамов бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.
«Әгәр бала әдәби телдә язмыйча, тулысынча диалектка кереп китә икән — нәмәкәй яисә „цыкылдау, чыкылдау“ яңгырашлы сүзләр кертә икән, бу, әлбәттә, дөрес әйбер түгел. Без барыбер балаларны әдәби телдә сөйләшергә өйрәтергә тиешбез. Шул ук вакытта бала, мәсәлән, авылда ничек ял иткәне турында инша яза, ниндидер күренешне тасвирлый икән, сөйләмне бизәп җибәрер өчен диалект куллану артык куркыныч күренеш түгел дип уйлыйм», — дип белдерде Олег Хисамов.
Ул язучылар да җирле диалектларны әсәрләрендә кулланып, ул сүзне әдәби телгә кертүләрен искәртте. «Безнең язучыларыбыз әсәрләрендә, җирле колоритны җиткерү, үзенчәлекләрне күрсәтү өчен, сөйләшкә диалектизмнарны кертеп җибәрә. Ул аерым матур сүзләр. Шул рәвешле, диалектларыбыз әдәби телне баетуда хезмәт итә», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз