news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олег Газманов Химиклар көнендә – Түбән Камада, Данир Сабиров Менделеевскида чыгыш ясаячак

Татарстанда Химиклар көнен билгеләп үтәчәкләр. Түбән Камада бәйрәмдә җырчы, Россиянең халык артисты Олег Газманов һәм «Эскадрон» төркеме, ә Менделеевскида татар эстрадасы вәкиле Данир Сабиров һәм «Хитобои» төркеме чыгыш ясаячак.

«Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ газетасы язуынча, СИБУР бәйрәмне беренче тапкыр оештыра, ул Түбән Камада 26 майга билгеләнгән. Тантаналы чара «Нефтехим Арена»да боз тамашасы белән ачыла.

17.30 сәгатьтә сәхнәгә балалар коллективлары чыгачак. 18.00 сәгатьтә «Түбән Кама Нефтехим» хезмәткәрләре һәм чакырылган артистлар иң яхшы номерларын тәкъдим итәчәк. Олег Газмановның чыгышы 19.30 сәгатьтә башлана. Чара 21.45 сәгатьтә дискотека һәм бәйрәм салюты белән төгәлләнәчәк.

Менделеевск районы матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, Менделеевскида Химиклар көне 27 майда, җомга көнне уза. Бу көнне шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунакларны концерт программасы, бүләкләү тантанасы, ут тамашасы, балалар анимациясе, шулай ук «Версаль» төркеме артистларының чыгышы көтә. Бәйрәм 17.00 сәгатьтә башланып, 21.30 сәгатьтә салют белән тәмамланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100