news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олег Газманов Әтнә районы Сабан туенда: Үземне өйдә кебек хис итәм

Танылган җырчы Олег Газманов Әтнә районының Югары Сәрдә авылында гөрләгән Сабан туеның кунагы булды. Ул татар халкының милли бәйрәмендә беренче тапкыр катнашуын әйтте.

«Мин бүген кешеләрнең бәйрәм итүен рәхәтләнеп күзәттем. Халык бик тырышып эшләгән һәм хәзер ял итә: көрәш, ат чабышлары, капчык киеп йөгерү - барысы да бик кызыклы һәм үзенчәлекле. Бөтенесенең дә йөзендә елмаю һәм бәйрәм кәефе чагыла, шуңа күрә биредә үземне өйдә кебек хис итәм. Мине чакырган һәркемгә рәхмәт», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты артист.

Моннан тыш, Газманов кичә беренче тапкыр Корбан бәйрәмендә булуын билгеләп үтте.

Элегрәк Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Сабан туе белән котлаган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot