news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олег Андерҗанов җанисәптә татарлар саны кимүнең төп сәбәбе битарафлык дип саный

Түбән Новгород татарларының «Туган як» атналык газетасы баш мөхәррире Олег Андерҗанов 2020 елгы җанисәпкә карата үз фикерен белдерде. Түбән Новгород татарлары саны, 2010 ел белән чагыштырганда, 40 процентка кимегән. Олег Андерҗанов моның төп сәбәбе битарафлык дип саный. Шул хактагы фикерләрен ул «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

«2010 елдагы халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре белән чагыштырганда, безнең төбәктә яшәүчеләр 191 482 кешегә кимегән. Моннан 11 ел  элек 3 310 597 кеше яшәгән булса, хәзер – 3 119 115», – ди ул.

Шулай итеп, Түбән Новгород өлкәсендә татарлар сан буенча икенче урында тора. «2010 ел белән чагыштырганда, без 40 процентка кимегәнбез. Элек Нижгар татарларының рәсми саны 44 103 булса, хәзер 26 685кә генә калган. Татарстаннан кала, татарлар санының кимүе Россиянең һәр төбәгендә күзәтелә. Гомумән алганда, 600 мең кешегә азайганбыз. Иң кызыгы, Мәскәүдә дә татарлар саны 45 процентка кимегән», – ди Олег Андерҗанов.

Журналист моның сәбәбен битарафлыктан күрә. «Мин монда төп сәбәп итеп битарафлыкны атар идем. Бигрәк тә яшьләрдәге битарафлык. Аларда милли үзаң юк. Бездә татар мәктәпләренең күбесе ябылды. Санаулы мәктәптә генә татар теле укытыла. Икенче мөһим сәбәп – яшьләрнең зур шәһәрләргә китеп баруы һәм аларның җанисәп алуда катнашмаулары, моны кирәк әйбер итеп кабул итмәүләре дип уйлыйм», – ди ул.

2020 елгы җанисәп вакытында Түбән Новгород өлкәсендә 700 мең кеше үз милләтен күрсәтмәгән. «Аларның күбесен татар дип әйтә алмыйм, әмма алар яшьләр аудиториясеннән булырга тиеш. Безнең яшьләр мисалыннан чыгып, аларның күпчелеге үз милләтенә тупас битарафлыкта тора, дип әйтергә була. Яшьләрдә милли үзаң юк. Бездән бик күп яшьләр Мәскәүгә китеп бара. Һәм шуның белән татар телен кирәксенмиләр. Имтиханнарын яхшы бирү өчен, шәһәрдә урнашып калу өчен рус теле кирәк, татар теле белән ерак итеп булмый, дип уйлый алар. Кызганыч, әти-әниләре дә шундый ук фикердә», – ди баш мөхәррир.

Олег Андерҗанов татарлар саны кимүнең мөмкин булган тагын бер сәбәбен атады. «Авыллардан гына түгел, яшьләр район үзәкләреннән дә зур шәһәрләргә китеп бара. Иманым камил, аларның күбесе узган җанисәптә катнашмады. Алай гына да түгел, авылларда яшәп калган карт әти-әниләрен дә, пандемиядән саклап, халык санын исәпкә алучыларны өйләренә җибәрмәскә күндерүчеләр булды.

«Һәр татар өчен көрәшергә кирәк. Милләтне, гореф-гадәтләребезне югалтмаска, сакларга тырышырга кирәк», – ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100