news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олег Афанасьев «КАМАЗ» генераль директоры аппараты җитәкчесе итеп билгеләнде

Олег Афанасьев «КАМАЗ» генераль директоры аппараты җитәкчесе итеп билгеләнде
Фото: «КАМАЗ» ГАҖ телеграм-каналы

«КАМАЗ» генераль директор аппаратында кадрлар алышыну турында игълан итте. Генераль директор Сергей Когогин карары нигезендә аппарат җитәкчесе итеп элек предприятиенең матбугат хезмәте җитәкчесе вазифасын башкарган Олег Афанасьев билгеләнгән.

Олег Афанасьев коммуникацияләр һәм җәмәгатьчелек белән элемтә өлкәсендә зур эш тәҗрибәсенә ия. Ул Казан Суворов училищесын, шулай ук Россия Федерациясе Кораллы көчләре гуманитар академиясен тәмамлаган.

Хезмәт юлын матбугат басмаларында һәм РФ Саклану министрлыгы матбугат хезмәтендә башлаган.

2009 елның мартыннан Афанасьев «КАМАЗ»да эшли. Ул биредә җәмәгатьчелек белән элемтә департаменты директоры һәм матбугат хезмәте җитәкчесе вазифаларын башкара.

«КАМАЗ» ГАҖ матбугат хезмәте җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп элек Афанасьевның урынбасары булган Марат Яһудин билгеләнгән.

Фото: © Чаллы шәһәре мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе

Узган атнада «КАМАЗ» генераль директоры аппараты җитәкчесе булып эшләгән Илья Зуев вазифасыннан китте. Ул биредә ярты елдан азрак эшләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot