news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Октябрьнең 4 көнендә республика юлларында транспорт катнашында 83 һәлакәт булган

Шулар нәтиҗәсендә, 9 кеше үлгән, 94е җәрәхәтләнгән-имгәнгән

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Быел октябрьнең 4 көнендә республика юлларындагы 83 һәлакәтнең 42се Казанда булган, нәтиҗәдә, 9 кешенең гомере өзелгән. Моннан тыш, 94 кешенең тәне имгәнгән-җәрәхәтләнгән һәм шуларның 50се - республика башкаласында күзәтелгән хәлләр.

«Татар-информ» агентлыгына болар хакында хәбәр иткән республика ЮХИДИ идарәсенең юлларда хәрәкәт иминлеген пропагандалау бүлеге мәгълүматлары буенча, 1 октябрь көнне сәгать иртәнге 4тә Түбән Кама – Каенлы юлының 8 нче чакрымында «ГАЗ-3102» машинасы (йөртүчесе 1988 елгы) тизлеген арттырып, өйдергән юлдан түбән тәгәрәп капланган. Салонның арткы урындыгында утырган әтисе кулындагы быел гына туган кыз баланың уң бот сөяге ябык рәвештә сынганлыктан, ул башта Түбән Кама шәһәр хастаханәсенә, аннары район үзәк  хастаханәсенә озатылган. Әлеге автомобиль исә бала утыртып йөртә торган махсус кресло белән җиһазландырылмаган булган.

 2се көнне сәгать көндезге 12дән соң Мәскәү – Уфа юлының 752 нче чакрымында «ВАЗ-2113» машинасы (йөртүчесе 1980 елгы) каршы юнәлештәге юл тасмасына чыгып «Рено»га (рульдәге зат 1985 елгы) килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, «ВАЗ» белән идарә иткән зат шушы урында һәлак булган.

Шул ук көнне кичке 7дән соң Яшел Үзән шәһәренең Ленин урамында «Хонда CR-V» автомобиле (йөртүчесе 1973 елгы) үзеннән алда барган «ВАЗ-2115» машинасы (анысы белән 1986 елгы зат идарә иткән) белән ике арада калдырырга тиешле араны сакламау сәбәпле, алдан фаразланганча, югары тизлектә килеп төртелгән.  Ә «ВАЗ» машинасы, үз чиратында, шунда барган җәяүлене бәрдергән. Юл аша чыгу өчен махсус  каралмаган урыннан атлаган 1947 елгы зат һәлакәт урынында җан биргән.

Шушы вакыттан соң берничә минутка гына соңарып Казан – Оренбург юлының 145 нче чакрымында «Мазда 3» машинасы (йөртүчесе 1983 елгы) юл астына очкан һәм шунда һәлак булган. 1957 елгы пассажиры беләк сөяге сынып Чистай района хастаханәсенә озатылган. 

Ул көнне кичке 8 тулып үткәч Казан – Шәмәрдән юлының Питрәчтән ерак булмаган 23 нче чакрымында «КамАЗ» (шоферы 1985 елгы), фаразланганча, зур тизлектә барганлыктан,  юл уртасында тораташтай басып калган 1967 елгы җәяүлене таптаткан, ул исә шунда ук җан биргән.

2 октябрь фаҗигаләренең соңгысы төнге 10 тулганда Чистай – Нурлат юлының 44 нче чакрымында булган. «ВАЗ-2106»  җиңел машинасы белән идарә итүче зат (ул 1974 елгы) артык зур тизлектә каршы як юнәлештә барган «КамАЗ»га (йөртүчесе 1971 елгы) бәрелгән. Шушы һәлакәт җиңел машина рулендәге кешенең гомере өзелүгә сәбәпче булган.

3 октябрь көнне кичке 5тә Столбищи – Атабай юлының 33 нче чакрымында  «ВАЗ-2115» машинасы (рульдәге зат 1964 елгы) да юлдан түбән капланган. Һәлакәт булган мизгелдә ул куркынычсызлык каешы белән эләктерелмәгән икән. Нәтиҗәдә, әлеге зат һәлак булган. 

4 октябрь көнне төнге 2 тулганда Актүбә – Лениногорск юлының 8 нче чакрымында «ВАЗ-2105» машинасы белән идарә итүче (ул 1986 елгы) куркынычсызлык таләпләренә туры килерлек тизлек сайламаган, нәтиҗәдә,  машина куелган киртәләр өстеннән чыгып, күпердән төшеп киткән. Салондагыларның берсе дә куркынычсызлык каешлары белән эләктерелмәгән булган. 1982 елгы пассажиры шушы урында һәлак булган, 1978 елгысына Азнакайлылар медицина ярдәме күрсәткәннән соң җибәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100