news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Октябрьнең 25 көнендә республика юлларында булган 485 һәлакәттә 69 кешенең гомере өзелгән

Татарстанның Лаеш, Теләче, Нурлат, Кукмара, Саба, Буа районнарында узган атна ахырында булган транспорт һәлакәтләрендә кешеләр гомере өзелгәнлеге хакында бүген республиканың ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр алынды

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Татарстанның Лаеш, Теләче, Нурлат, Кукмара, Саба, Буа районнарында узган атна ахырында булган транспорт һәлакәтләрендә кешеләр гомере өзелгәнлеге хакында бүген республиканың ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр алынды.

  23 октябрьдә Оренбург тракты – Балык Бистәсе юлының 5 нче чакрымында (Лаеш районы турысы) икенчел юлдан барган «Хендай Соната» автомобиле өстенлекле юлдан барган «Нива»га юл бирмәгән һәм, машиналар бәрелешүе нәтиҗәсендә, «Хендай Соната» белән идарә итүче (1973 елгы) һәм аның 2 пассажиры (1972 һәм 1986 елгылар) имгәнеп-җәрәхәтләнеп, Лаеш үзәк район хастаханәсенә озатылган, 3 нче пассжиры (1983 елгы) һәлакәт урынында җан биргән. «Нива»ның йөртүчесе (1984 елгы) һәм пассажиры (1986 елгы хатын-кыз) хәзер шушы ук хастаханәнең реанимация бүлегендә.

 Казан – Саба – Шәмәрдән юлының 76 нчы чакрымында (Теләче районы) «ВАЗ-2114» (йөртүчесе 1978 елгы) зур тизлектә каршы як хәрәкәт юлына чыгып, «Ауди А4»кә (йөртүчесе 1987 елгы) бәрелгән һәм 2 автомобиль дә юлдан түбән очкан. Нәтиҗәдә, «ВАЗ» белән идарә итүче һәм аның пассажиры һәлак булган.

 24ендәге 2 һәлакәтнең дә, шулай ук, корбаннары бар.

 Нурлат – Тимерлек юлының 15 нче чакрымында «ВАЗ-2114» машинасы да, алдарак булган очрактагыча, зур тизлектә каршы юл хәрәкәтенә чыккан һәм  «Лада Приора»га бәрелгән. «ВАЗ» машинасы белән идарә итүче зат (ул 1958 елгы) һәлак булган, салонындагы 2 хатын-кыз пассажир (1954 һәм 1972 елгылар) да, «Приора»ның (рульдәгесе 1987 елгы) пассажиры булган хатын-кыз да (анысы 1983 елгы) күп санлы җәрәхәтләр белән Нурлат үзәк район хастаханәсенә озатылган, «ВАЗ»ның тагын бер пассажирына урында медицина ярдәме күрсәтелгән.

 Кукмараның Мәктәп урамында зур тизлектә барган «ВАЗ-2109» автомобиле (йөртүчесе 1985 елгы) юл читеннән шушы ук юнәлештә атлаган җәяүлене таптаткан, нәтиҗәдә, әлеге зат (ул 1981 елгы) үлгән.

 25 октябрь төнендә Шәмәрдән – Кырбаш юлы башында (Саба районы) «ВАЗ-2113» машинасы белән идарә итүче дә шулай ук, хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлек сайлый алмаган һәм автомобиль «3.27. Тукталыш тыела» дигән юл билгесенә килеп төртелгән. Рульдәге кеше (ул 1980 елгы) куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булган, бик нык имгәнеп, Сабаның үзәк район хастаханәсенә китерелсә дә, шушы көнне үк таң белән гомере өзелгән.

 25е көнне кич Казан – Ульяновск юлының 110 нчы чакрымында (Буа районы) «ГАЗ-3102» машинасы да (йөртүчесе 1972 елгы) шушы ук сәбәптән җәяүле хатын-кызны таптаткан, анысы исә, фаразлар буенча, тиешле булмаган урыннан юл аша чыга торган булган. Пенсиядәге әлеге хатын-кыз (1935 елгы), имгәнүләре-җәрәхәтләнүләре нәтиҗәсендә, Буа хастаханәсенә илткәндә үлгән.

 Шул рәвешле, октябрьнең 25 көнендә республика юлларында транспорт белән бәйле 485 һәлакәт булган (Казанда – 201), шулар нәтиҗәсендә 69 кешенең гомере өзелгән (Казанда – 9), 554 кеше имгәнгән-җәрәхәтләнгән (Казанда – 236).    
 
 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100