news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Октябрьнең 18 көнендә республика юлларында 373 һәлакәт булган, 464 кеше каза күргән

Соңгы көннәрдә булган фаҗигаләр 8 район территориясендә күзәтелгән

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Быел октябрьнең 18 көнендә республика юлларындагы 373 һәлакәтнең 154е аның башкаласы Казанда булган, нәтиҗәдә, 51 (Казанда - 7) кешенең гомере өзелгән, 413 есенең (Казанда – 182) тәне имгәнгән-җәрәхәтләнгән.

Аерым алганда, 16-18 октябрьдә Татарстанның 8 районында булган фаҗигаләрдә кешеләр үлгән.

16 октябрьдә көндез Минзәләнең Социалистическая һәм Энтузиастлар урамнары чатында «ВАЗ-2172» машинасы белән исерек килеш идарә итүче 1979 елгы зат велосипедта барган 1954 елгы хатын-кызны бәрдергән, соңгысы да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, төп юлдан барган әлеге җиңел машинага юл бирмәгән булган. Нәтиҗәдә, велосипедчы һәлакәт урынында җан биргән.

Шушы ук көнне кич Нурлат – Кошки  автомобиль юлының 2 нче чакрымында «Форд Фокус» машинасы рулендәге 1978 елгы кеше зур тизлектә каршы юнәлештәге юлга чыгып, 1955 елгы зат идарә иткән «МАН» автомобиленә бәрелгән һәм «Форд Фокус» хуҗасы һәлак булган.

Югары Ослан районыннан алынган мәгълүматта әйтелгәнчә, 17се көнне төнге 1 тулып узгач Мәскәү – Уфа юлының 764 нче чакрымында «ВАЗ-2114» белән идарә иткән 1982 елгы кеше зур тизлектә каршы як хәрәкәт юлына чыгып «КамАЗ» машинасына (шоферы 1961 елгы) бәрелгән  һәм җиңел машина хуҗасы шунда ук җан биргән.

Тукай районындагы һәлакәт тә шушы ук төнне булган: сәгать 3тә Чаллы – Зәй юлының 5 нче чакрымында «Мицубиси Галант» машинасы белән идарә итүкән, әмма машина йөртүгә хокукы булмаган 1985 елгы зат, тизлеген арттырып, юл астына әйләнеп капланган һәм шунда үлгән.

17се көннең икенче яртысында Апасның Красноармейская урамында «ВАЗ-2107» машинасы белән идарә итүче 1987 елгы зат каршысына кинәт килеп чыккан 1929 елгы пенсионер хатын-кызны бәрдергән. Пенсионер исә җәяүлеләр өчен каралмаган турыдан юл аша чыгып барган, нәтиҗәдә, ул шунда җан биргән.

Шу ук көнне кич Арча – Казан юлының 3 нче чакрымында «ВАЗ-2114» машинасын йөртүче 1989 зат хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлек сайлый алмаган, трассадан түбән төшеп, юл ныгытмасын килеп бәрелгән. 1988 елгы пассажиры һәлак булган, 1984, 1986, 1987 елгылары исә җәрәхәтләнеп, Арча районы үзәк хастаханәсенә озатылган.

18 октябрьдә көндез Чаллы – Менделеевск юлының 6 нчы чакрымында «ВАЗ-2115» автомобиле белән идарә итүче 1978 елгы зат, зурлеген арттырып, үзеннән алда барган «Ока» машинасы белән ике арада хәрәкәт иминлеге өчен тиешле дистанция сакламаган һәм аны бәрдергән. «Ока» белән идарә итүче 1949 елгы хатын-кыз һәлак булган. «Ока»ның 1950 елгы пассажиры белән «ВАЗ-2115» рулендәге кеше имгәнеп-җәрәхәтләнеп, Менделеевск үзәк район хастаханәсенә озатылган.

Шул ук көнне кич Түбән Кама – Чистай юлының 20 нче чакрымында «ВАЗ-2106» машинасы белән идарә иткән 1960 елгы кеше, хәрәкәт иминлегенә җавап бирерлек тизлек сайлый алмаган һәм, тиешсез урыннан юл аша чыгып барган хатын-кызны бәрдергән. Әлеге җәяүленең имгәнү-җәрәхәтләнүдән гомере өзелгән.

ТР буенча ЮХИДИ идарәсенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге хәбәр иткәнчә, һәлакәткә китергән сәбәпләр алдан ясалган нәтиҗәләр буенча фаразлана.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100