news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Октябрьнең 11 көнендә республика юлларында 234 һәлакәт булган, 27 кеше үлгән

Тагын 279 кешенең тәне имгәнгән-җәрәхәтләнгән һәм шуларның 114е - республика башкаласында күзәтелгән хәлләр

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Быел октябрьнең 11 көнендә республика юлларындагы 234 һәлакәтнең 96сы Казанда булган, нәтиҗәдә, 27 татарстанлының гомере өзелгән, 279 кешенең тәне имгәнгән-җәрәхәтләнгән һәм шуларның 114е - республика башкаласында күзәтелгән хәлләр.

«Татар-информ» агентлыгына болар хакында хәбәр иткән республика ЮХИДИ идарәсенең юлларда хәрәкәт иминлеген пропагандалау бүлеге мәгълүматлары буенча, 9-11 октябрьдә Түбән Кама, Әлмәт, Нурлат, Питрәч, Актаныш, Югары Ослан, Сабадан фаҗигаләр турында хәбәрләр алынган.

9ы көнне 7.35 сәгатьтә Әлмәтнең Сургут һәм Объездная урамнары чатында «ГАЗель» вахта автомобиле сулга борылганда каршы як юнәлештә килгән автотранспортка юл бирмәгән һәм «Шевроле Лачетти» машинасына бәрелгән. Нәтиҗәдә, «ГАЗель»дагы 7 пассажир хатын-кызның төрле дәрәҗәдә тәннәре җәрәхәтләнгән, 2се «Татнефть» акционерлык җәмгыяте медсанчастена озатылган.

10 октябрь һәлакәтләре исә кешеләр үлеменә сәбәпче булган.

Түбән Кама шәһәренең Химиклар проспектында 18.15 сәгатьтә «ВАЗ-2112» машинасы тиешсез урыннан юл аша чыккан җәяүлене таптаткан, 1951 елгы ул кеше шунда үлгән. Мәскәү – Уфа юлының 850 нче чакрымында 19.35 сәгатьтә «Ока» машинасы ремонт эшләре барган юлга, алдан ясалган нәтиҗәләр буенча, зур тизлектә килеп чыгып, ясалма канауга капланган. «Ока» белән идарә итүче 1973 елгы кеше дә, 1970 елгы пассажир хатын-кыз да куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булган, икесе дә үлгән. Нурлат – Күзәй юлының 30 нчы чакрымында 18.20 сәгатьтә «Лада Калина» машинасы зур тизлектә каршы як юнәлештәге хәрәкәт тасмасына чыгып, «Тойота Королла»га бәрелгән. «Лада Калина» белән идарә итүче 1962 елгы зат куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган, ул шушында җан биргән, ә «Тойота Королла» рулендәге һәм аның пассажиры булган хатын-кыз Нурлатның район үзәк хастаханәсенә китерелгән.

11 октябрь һәлакәтләре дә фаҗигагә китергән.

Актаныш – Песәй – Татар Суыксуы автомобиль юлының 5 нче чакрымында 7.30 сәгатьтә «ВАЗ-21099» машинасы, фаразлар буенча, тизлеген арттырып юл астына капланган һәм рульдәге 1969 елгы зат һәлак булган, ул да, шулай ук,  куркынычсызлык каешын кулланмаган булган. Югары Ослан районында Шеланга саласына кергән турыда 17.00 сәгатьтә «Ока» машинасын йөртүче 1951 елгы зат исерек килеш, алдан ясалган нәтиҗәләр буенча, хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итәрлек тизлек сайлый алмаган һәм пассажирлары белән «Ока» юл кырыена төшеп капланган. Автомобильдәгеләрнең берсе дә куркынычсызлык каешларын эләктермәгән, 1953 елгы пассажир хатын-кыз шунда җан биргән. Пассажирларның икенчесе җәрәхәтләнеп-имгәнеп, рульдәгесе баш мие селкенеп һәм башында җәрәхәтләре күп булып, алар район үзәк хастаханәсенә озатылган. Саба – Лесхоз юлының 8 нче чакрымында 21.25 сәгатьтә «ВАЗ-2107» автомобиле, хәрәкәт итүдә өстенлеккә ия булган төп юлдан барган «ВАЗ-2109» машинасына юл бирмәгән һәм китереп бәрдергән, бәхеткә, бу очракта үлүчеләр юк. 1977 елгы зат идарә иткән «ВАЗ-2107» салонындагы 3 пассажирның 2се бала: пассажирларның 1975 һәм 2002 елда туганнары Саба районы үзәк хастаханәсенә озатылган, 2005 елгысына урында медицина ярдәме күрсәтелгән. «ВАЗ-2109» белән идарә иткән 1989 елгы егет белән аның пассажирына да урында медицина ярдәме күрсәтелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100