news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Октябрьдән Россиядә хәрбиләрнең хезмәт хаклары 10,5 процентка артачак

Быел октябрьдән кайбер федераль орган хәрбиләре һәм хезмәткәрләренең тәэмин ителеше 10,5 процентка артачак. Тиешле карарны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

«2023 елның 1 октябреннән хәрби вазифалар буенча хезмәт хакы һәм дәүләт контракты буенча хәрби хезмәт үтүче хәрбиләрнең хәрби званиеләре буенча хезмәт хакы күләмен, хәрби хезмәткә чакыру буенча үтүче хәрбиләрнең хәрби вазифалары буенча хезмәт хакы күләмен 1,105 тапкырга арттырырга <...>»,- диелгән хокукый мәгълүмат порталында басылган документта.

Шулай ук үзгәрешләр Росгвардия, полиция, РФ Эчке эшләр органнары, җинаять-башкару системасы учреждениеләре һәм органнары, шулай ук Дәүләт янгынга каршы хезмәтенең Федераль янгынга каршы хезмәте, таможня хезмәткәрләренең хезмәт хакларына кагылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot