Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Октябрьдә Татарстанның күп балалы гаиләләренә таныклыклар бирә башлыйлар
Татарстан Хезмәт министрлыгы 1 октябрьдән күп балалы гаиләләргә таныклыклар бирә башлый. Бу федераль үрнәктәге документ, ул бөтен ил буенча бердәм. Бу хакта бүген «Татарстан онлайн» туры эфирында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
«1 октябрьдән күп балалы гаилә таныклыкларын өләшә башлыйбыз. Бу таныклык мәдәният учреждениеләрендә, музейларда ташлама алу хокукын бирә. Гаилә белән төрле күргәзмәләргә йөрергә була. Таныклык бөтен гаиләгә берәү була. Социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк», - диде ул.
Спикер билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы реестрында 55 мең гаилә турында мәгълүмат бар. Аларның һәрберсенә СМС-хәбәр юллаячаклар. Гаиләләр социаль яклау бүлекләренә график буенча чакырылачак.
«Паспорт һәм әти белән әни кешенең ике фотосын алып социаль яклау бүлегенә килергә кирәк. Балаларның туу турында таныклыклары кирәкми», - дип өстәде Зарипова.
Күп балалы гаилә таныклыгы ташламалар булган мәдәният учреждениеләрендә гамәлдә була, шул исәптән илнең башка шәһәрләрендә дә (мәсәлән, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз