news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Октябрьдә «Зәкят» хәйрия фонды 8 тонна гошер сәдакасы өләшкән

Фонд 17 авыру һәм мохтаҗ кешегә матди ярдәм күрсәткән.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды октябрь аенда 8 тонна гошер сәдакасы өләшкән.

«Октябрь аенда „Зәкят“ фонды 17 авыру һәм мохтаҗ кешегә матди ярдәм күрсәтте, 8 тонна гошер сәдакасы өләште, 450 мохтаҗ һәм сукбай кешеләрне кайнар ризык белән тәэмин итте, 157 кешегә бушлай кием бирде», — дип хәбәр итә «Зәкят» хәйрия фондының матбугат хезмәте.

Хәбәрдә язылганча, бу елның октябрендә фонд тарафыннан 98 азык-төлек җыелмасы таратылган, 40 гаилә ит белән тәэмин ителгән.

Моннан тыш, фонд дини белем бирү эшен дә алып бара. Узган айда үзенчәлекле балалар өчен — 34 сәгать, хатын-кызлар өчен — 40, малайлар һәм кызлар өчен Коръән уку буенча — 8, рухи ярдәм һәм Ислам нигезләре буенча шулай ук 8 сәгать дәрес үткәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100