news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Октябрьдә Татарстан юлларында булган 624 транспорт һәлакәтендә 86 кешенең гомере өзелгән

Соңгы 2 көндә генә дә 4 һәлакәтнең корбаннары бар

(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”). Октябрь аенда Татарстан юлларында булган 624 транспорт һәлакәтендә 86 кешенең гомере өзелде, 723е имгәнде-җәрәхәтләнде, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе юлларда хәрәкәт иминлеген пропагандалау бүлеге.

 

Октябрьнең соңгы 2 көнендә Әлмәт шәһәре, Чистай, Минзәлә, Комсомол районнары турысындагы һәлакәтләрдә дә, шулай ук, корбаннар бар.

 

30 октябрь көнне Түбән Кама – Чистай юлының 5 нче чакрымында “ВАЗ-2112” автомобиле белән идарә иткән 1980 елгы зат, алдан чыгарылган нәтиҗәләр буенча, үзеннән алда барган транспортны узу өчен юлның каршы як хәрәкәт тасмасыннан килгән машиналар белән араны куркынычсызлык тәэмин итәрлек итеп чамаламаган һәм “БМВ-120” машинасы белән бәрелгән. Шушы бәрелүдән “ВАЗ” машинасы рулендәге дә, аның пассажиры да һәлак булган, “БМВ” белән идарә иткән 1981 елгы зат һәм аның 3 пассажиры Чистай үзәк район хастаханәсенә китерелгән.

 

Шул ук көнне кич Әлмәттә “ВАЗ-21099” машинасы рулендәге 1983 елгы кеше тиешсез урыннан юл аша чыгып барган 1954 елгы җәяүлене таптаткан. Баш капкачы ярылып һәм баш мие ачык яраланып, әлеге җәяүле “Татнефть” АҖ медсанчастена китерелгән, әмма икенче көнне үлгән.

 

Октябрьнең соңгы көнендә төш вакытында Мәскәү – УФА автомобиль юлының 1073 нче чакрымында (Минзәлә районы турысы) “ВАЗ-2112” машинасы белән идарә иткән 1986 елгы зат хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итәрлек тизлекне арттырган һәм ян-якта интервалны дөрес чамаламаган, нәтиҗәдә, алдан барган “ВАЗ-2106” машинасын (йөртүчесе 1957 елгы) яннан бәрдергән. Шуннан “ВАЗ-2112” машинасы каршы як хәрәкәт тасмасына чыккан һәм 1958 елгы зат идарә иткән “КамАЗ” белән “маңгайга-маңгай” бәрелгән. Һәлакәттә “ВАЗ-2112” йөртүчесе шунда ук җан биргән.

 

Шушы ук юлның 1051 нче чакрымында (Комсомол районы турысы), әлеге вакыйгадан соң берничә минут соңрак, “ГАЗ-37682” фургоны белән идарә иткән 1954 елгы зат җәяүлеләр өчен билгеләнгән махсус урыннан атлаган 1948 елгы җәяүлене бәрдергән. Тегесе машинасына хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлек сайламаганлыгы сәбәпле, җәяүле тәгәрмәч астында һәлак булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100