Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Октябрьдә СНИЛСның яңа үрнәге бирелә башлый
Анда җенесне алыштырган очракта таныклыкны алыштырырга кирәк, дигән язу булмачак.
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгының яңа үрнәге 2016 елның октябреннән бирелә башлаячак. Анда җенес алыштырганда таныклыкны алыштырырга кирәк, дигән язу булмачак, дип хәбәр итә РИА “Новости” Россия Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздов сүзләренә сылтама белән.
Элегрәк РФ Җәмәгать палатасында мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгының икенче ягында гражданин җенесен алыштырган очракта таныклыкны алыштырырга кирәк , дип язу әхлаксызлык дип белдерелгән иде.
"Ул документ октябрь аенда бирелә башланачак. Хәзер без Юстиция министрлыгыннан теркәлгән текст белән яңа норматив документны көтәбез. Алу белән үк тапшыра башлаячакбыз", — дигән Дроздов.
Соңрак Россия Пенсия фонды матбугат хезмәте “Новости” агентлыгына таныклыкта җенесне алыштыру турындагы юл якын арада юкка чыгачак, дип белдерде. Ул гомуми күрсәтмәләрдә биреләчәк, ягъни шәхси таныклыктагы персональ мәгълүматлар үзгәргәндә, һичшиксез, мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгын алыштырырга кирәк дип алыштырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз