news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Октябрьдә Россиядә ипигә бәя артырга мөмкин

"Руспродсоюз" берлегендә валюта курсы үзгәрү һәм 2018 елда уңыш кимү фаразлануга бәйле рәвештә, ашлыкка бәя артуын әйткәннәр.

(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ"). Быел көз, октябрь аенда, Россиядә ипигә бәя 10 процентка артырга мөмкин. Бу турыда җитештерүчеләргә сылтама белән, "Известия" хәбәр итте.

"Руспродсоюз" берлегендә валюта курсы үзгәрү һәм 2018 елда уңыш кимү фаразлануга бәйле рәвештә, ашлыкка бәя  артуын әйткәннәр. Мәсәлән, 3 нче класслы 1 кг бодай хәзер 12 сум тора. Ә август башында ул 10 сум гына иде. Аналитиклар фаразы буенча, сентябрь уртасыннан башлап, онны сату бәясе 18-18,5 сумга җитәргә мөмкин. Август башында 1 кг он өчен 16 сум түлисе иде.

Ипи пешерүчеләр һәм кондитерларның Россия гильдиясе продукцияне сату бәясе артырга мөмкин, ләкин күпкә түгел дип әйткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot