news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Октябрьдә Казан парковкалары элеккеге эш режимына күчә

Муниципаль парковкалар эш көннәрендә һәм шимбә 7.00-21.00 сәгатьләрдә түләүле булачак.

Октябрьдә Казан парковкалары элеккеге эш режимына күчә
Владимир Васильев

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). 18 октябрьдә Казан муниципаль парковкалары элеккеге эш режимына күчә. Алар эш көннәрендә һәм шимбә 7.00-21.00 сәгатьләрдә түләүле булачак. Бу турыда Татарстан башкаласы Башкарма комитеты карарында хәбәр ителә.

«Казанда түләүле муниципаль парковкалар тәүлек буе эшләү режимына күчә. Эш көннәрендә 07.0-18.00 сәгатьләрдә стоянкага машина кую түләүле, ә 18.00 сәгатьтән 7.00 сәгатькә кадәр эш көннәрендә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә бушлай булачак», диелгән документта.

Автомобиль йөртүчеләр теләсә кайсы көнне, шулай ук якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә машиналарын стоянкада 15 минутка бушлай калдыра ала.

Машина кую урыннары өчен йомшартулар вакытлыча иде. Аларны бизнес вәкилләре үтенече буенча Башкарма комитет керткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot