Октябрь Татарстанда яңгырлы һәм салкын һава торышыннан башлана
Көндез һава температурасы 5-10 градус җылы тәшкил итәчәк
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Чәршәмбе көнне Татарстанның күпчелек районнарында, шул исәптән Казанда да яңгыр көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.
Төнлә һава тепературасы 3-8, көндез 5-10 градус җылы тәшкил итәчәк.
1 сеннән 2 сенә каршы төндә термометр баганасы 4 градус җылыдан 1 градус салкынга төшә. Өстәвенә, көчле яңгырлар көтелә.
Чәршәмбе төнендә Казанда 5-7 градус җылы көтелә, көндез һава 7-9 градуска кадәр җылыначак.