news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Октябрь районының «Уйнагыз, гармуннар!» фестивалендә төрле милләт гармунчылары катнашты

^Октябрь районының «Уйнагыз, гармуннар!» фестивалендә төрле милләт гармунчылары катнашты

(Пермь өлкәсе, 14 март, «Татар-информ», Эльмарт Уразов). Пермь өлкәсенең Октябрь районы үзәгендә «Уйнагыз, гармуннар!» зона фестивале үтте. Анда Пермь төбәгенең берничә район һәм шәһәреннән төрле милләт гармунчылары һәм баянчылары катнашты. Программада татар көйләренә зур урын бирелде. Анда Барда районының Төнгүк авылыннан Рәшит, Хәмит, Фәиз Максиевлар татар халык көйләренә тезмә башкарып, фестивальнең зур бүләгенә һәм Пермь музыка җәмгыятенең махсус дипломына лаек булдылар. Максиевлар - туган авылларында гына түгел, Барда районында да киң танылу алган баянчылар, районда бер генә зур бәйрәм дә алар катнашыннан башка үтми. Һәм алар шулай ук бу фестивальдә дә уңыш казанганнар икән, димәк, Кама буенда алар шикелле оста музыкантлар сирәк, дигән сүз.

Крайның Уински районы Иштирәк авылы гармунчысы Вил Камилский да шулай ук фестивальдә уңыш казанды. Вил дә Пермь крае татарлары арасында билгеле музыкант. Моннан берничә ел элек ул Казанда үткәрелгән «Уйнагыз, гармуннар!» конкурсында катнашып, бүләк алып кайткан иде.

Куеда районыннан Рафил Мостафин, Октябрь районыннан Фәнис, Рафгаян, Фидус Һидиятуллиннарның гаилә ансамбле, Роберт Галимов чыгышлары да фестивальнең бизәге булдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot