news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Октябрь-ноябрь айларында Россиянең 18 музеена бушка кереп булачак

Проектта Казан шәһәре дә катнаша.

(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Сбербанк үзенең 175 еллык юбилеена багышлап көз көне масштаблы мәдәни һәм социаль проектны тормышка ашыра башлый, дип хәбәр итә банкның матбугат үзәге. Россиянең 17 шәһәрендәге Банк ярдәме белән 18 музейга бушка кереп булачак. Проект октябрь һәм ноябрь айларында тормышка ашыралачак. Һәр музейның үз индивидуаль графигы төзеләчәк.

Сбербанк проектында Әстерхан, Владивосток, Воронеж, Екатеринбург, Иркутск, Казан, Кемерово, Краснодар, Красноярск, Түбән Новгород, Новосибирск, Пермь, Ростов-на-Дону, Төмән һәм Ярославль шәһәрләре катнаша. Сбербанк әлеге шәһәрдә яшәүчеләргә Пиранези һәм Малевич, Репин һәм Серов, Кандинский һәм Доржиев иҗаты белән хозурлану мөмкинлеге тудырачак дип ышандыра банкның матбугат үзәге.

Мәскәүдә А.С. Пушкин исемендәге Дәүләт Сынлы сәнгать музее белән, Петербургта Рус музее белән хезмәттәшлек турында килешү төзеләчәк.

Казан шәһәрендә әлеге проект Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать музее белән берлектә тормышка ашырыла. Ноябрь аенда махсус график нигезендә Казанда яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары музейның төп бинасына бушка керә алачаклар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100