news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Октябрь башында Татарстанга әбиләр чуагының өченче дулкыны килә

Төбәк антициклон йогынтысында калса, республикага кабат җылы көннәр киләчәк.

Октябрь башында Татарстанга әбиләр чуагының өченче дулкыны килә
Михаил Захаров

(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Октябрь башында Татарстанга әбиләр чуагының өченче дулкыны килергә мөмкин. Республика антициклон йогынтысында калса, температура күтәрелү көтелә. Бу хакта КФУның Экология һәм табигатьне куллану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенецев белдерде дип яза уку йортының матбугат хезмәте.

Әбиләр чуагының икенче дулкыны республикада узган ялларда булды. Татарстанда һава торышы төньяк-көнбатыштан килгән циклон нәтиҗәсендә үзгәрде. Алдагы көннәрдә фронт узу көтелә, шул сәбәпле тәүлек эчендә айлык норманың чиреге – 9-10 мм явым-төшем көтелә, диде галим.

Татарстан циклонның тышкы ягында калгач, һава температурасы төшәчәк. Көндез термометр баганалары 10 градустан да югары күтәрелмәячәк. Россия Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 1 октябрьгә төнлә температура бер градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Һава температурасы уртача көнлек нормага җитте, ә атна ахырына аннан бераз түбән төшәргә мөмкин. Гомумән алганда, Татарстанда 2018 елның сентябре гадәттәгедән 3-4 градуска җылы булачак.

Юрий Переведенцев сүзләренчә, быелгы август һәм сентябрь метеокүзәтүләр тарихына иң җылылары булып кереп калачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100