Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Октябрь ахыры Татарстанда нормадан өч градуска җылырак булачак
Татарстанда көзнең икенче аеның өченче декадасында һаваның уртача температурасы климат нормасыннан өч градуска югарырак булачак. ТР Гидрометеорология үзәге шундый фаразларын җиткерде.
Тулаем республика өчен 21 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр климат нормасы +2,0 градуска, ә Казан өчен +2,4 градуска тигез. Ә уртача температура + 5,0 һәм +5,4 градус тәшкил итәчәк.
Элегрәк метеорологлар хәбәр иткәнчә, атна ахырына кадәр Татарстан территориясендә һава торышын Россиянең Европа өлешендә өстенлек итүче киң циклон һәм аның атмосфера фронтлары билгеләячәк. Шуның аркасында төбәктә яңгырлар көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз