Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Октябрь аеннан Казан шәһәренең “Мәрҗани” мәчетендә изге Коръән китабын уку буенча махсус дәресләр үткәрелә башлады
Дәресләрне Казан ислам көллиятенең иң яхшы шәкертләре алып бара
(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). Октябрь аеннан Казан шәһәренең “Мәрҗани” мәчетендә изге Коръән китабын дөрес һәм матур уку буенча махсус дәресләр үткәрелә башлады.
Укулар сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә кичке сәгать биштән җидегә кадәр үтә. Дәресләрне Казан ислам көллиятенең иң яхшы шәкертләре алып бара. Биредә Коръән дәресләреннән башка Ислам нигезләре дә өйрәтелә.
Әлеге курсларга барлык кешеләр дә йөри ала. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Арагызда иң яхшылары шулардыр ки, кем Коръәнне өйрәнә һәм башкаларга да өйрәтә”, - дип әйткән. Бу хакта Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз