news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Октябрь аенда Татарстанда яшәүчеләрнең алты көнлек эш атнасы булачак

Татарстанда яшәүчеләрнең октябрь ахырында алты көнлек эш атнасы булачак. Моның сәбәбе – 1 ноябрьдәге шимбә ялын дүшәмбегә, 3 ноябрьгә күчерү.

4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтеләчәк, ул ял көне булачак. Шул сәбәпле, ил халкы рәттән өч көн ял итсен өчен, 1 ноябрьдәге шимбә ялы 3 ноябрь – дүшәмбегә күчерелә.

Шулай итеп, шимбә – 1 ноябрь эш көне була, бу эш көне гадәттәгедән бер сәгатькә кыскарак булачак, чөнки ул бәйрәм алды булып санала.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елда Татарстанда атнага биш көн эшләүчеләрнең 245 эш көне һәм 120 ял көне булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot