news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Октябрь аенда Татарстанда 243 мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган

Ел башыннан гомуми мәйданы 1970 квадрат метрдан артык тәшкил иткән торак сафка бастырылган

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ел башыннан гомуми мәйданы 1970,8 квадрат метр тәшкил иткән торак йортлар файдалануга тапшырылган, бу узган елның шул чорына карата 101,2 процент тәшкил итә. Октябрь аенда гына да 243,9 мең квадрат метр торак мәйданы тапшырылган. Сафка бастырылган торакның  гомум статистикасына  төрле милек формалы предприятиеләр һәм оешмалар, шулай ук халыкның үз акчаларына төзелгән йортлар да кертелгән.

Искәртеп узабыз: агымдагы елның гыйнвар-октябрь аенда гомуми мәйданы 1726,9 мең квадрат метр тәшкил иткән торак файдалануга тапшырылган (узган ел күрсәткечләренә карата 101 процент). Шул рәвешле, октябрь аенда 243,9 мең квадрат метр торак төзелгән.        

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100