Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Октябрь аенда Казаннан Уфага туры даими авиарейс ачыла
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Россиянең Nordwind һәм «Икар» авиакомпанияләре октябрьдә Казаннан Уфага туры даими рейсны гамәлгә куя. Татарстан һәм Башкортстан башкалалары арасында очышлар атнага ике тапкыр башкарылачак. Бу хакта Казан аэропорты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Уфадан Казанга авиаэлемтә 28 октябрьдә ачыла. Самолет дүшәмбе һәм җомга көннәрендә җирле вакыт белән 23.00 сәгатьтә оча.
Казаннан Уфага беренче рейс 31 октябрьгә билгеләнгән. Очышлар пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә җирле вакыт белән 11.20 сәгатьтә оештырыла.
Пассажирлар 110 кеше сыйдырышлы «Эмбраер 190» һава судноларында очачак. Юлда булу вакыты 1 сәгатьтән аз гына артыграк була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз