news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Октябрь аенда Казанда дүрт яңа авиарейс ачылачак

Авиарейслар Харбин, Якутск, Будапешт шәһәрләренә һәм Доминикана Республикасына ачыла.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Октябрь ахырында Казанда дүрт яңа авиарейс (шуларның өчесе - халыкара) ачылачак. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

27 октябрьдә, Екатеринбургта тукталыш ясап, Кытайның Харбин шәһәренә авиарейс ачыла. Рейслар атнасына бер тапкыр якшәмбе көннәрендә киләсе елның 22 мартына кадәр ясалачак.

Шул ук көнне Казан һәм Якутск арасында авиаэлемтә ачыла. Әлеге маршруттагы очкыч, Екатеринбургта тукталыш ясап, пассажирларга атнасына бер тапкыр якшәмбе көннәрендә хезмәт күрсәтәчәк.

30 октябрьдә исә Казан – Будапешт – Казан авиарейсы ачыла. Әлеге маршруттан пассажирлар атнасына ике тапкыр – чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә файдалана алачак.

Моннан тыш, 31 октябрьдә Доминикана Республикасына чартер рейслары ачыла. Ведомствода ачыклык кертүләренчә, «Казан – Ла-Романа – Казан маршруты буенча туры рейслар 14 көнгә бер тапкыр ясалачак». Очыш программасы 2020 елның 17 апреленә кадәр исәпләнгән.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100