news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Октябрь аенда азык-төлеккә бәяләр 0,6 процентка арткан

Шул ук вакытта яшелчә, җиләк-җимеш арзанайган.

(Казан, 6 ноябрь, “Татар-информ”). Дәүләт федераль статистика хезмәте октябрь аенда йомыркага, шикәр, тары ярмасына бәяләр артуын билгеләгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Шул ук вакытта яшелчә, җиләк-җимешнең күбесенә, яңа өлгергән помидор белән кыярдан кала, бәяләре төшкән, диелгән ведомство статистикасы хәбәрендә.

Дәүләт федераль статистика хезмәте мәгълүматлары буенча, сентябрь белән чагыштырганда, октябрь аенда азык-төлеккә бәяләр 0,6 процентка арткан.

“Бигрәк тә шикәргә һәм йомыркага бәяләр артты. Россия төбәкләренең күпчелегендә бәяләр арту күзәтелә”, - диелгән хәбәрдә. 

Шулай итеп, октябрь аенда Россиянең 19 төбәгендә йомырка 10 процентка кыйммәтләнгән. Тары ярмасына бәя 10,2 процентка, кош итенә 2,9 процентка,солы һәм арпа ярмаларына 2,5 процентка артка.

Манный ярмасы 1,3 процентка, бодай оныннан икмәк 1,1 процентка, балык 1,7 процентка, сөт 1 процентка кыйммәтләнгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot