news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Оксана Саргина: Казан яны Зәңгәр күлләрендә судагы нитрат күләме ике тапкыр кимегән

Оксана Саргина: Казан яны Зәңгәр күлләрендә судагы нитрат күләме ике тапкыр кимегән
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Казан яны Зәңгәр күлләрендә судагы нитрат күләме ике тапкыр кимегән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында «Татарстан Республикасы шәһәрләре үсеше институты» фонды директоры урынбасары Оксана Саргина хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, әлеге күрсәткечкә машиналар керүне тыю, суга чуму урыннарын күчерү, төзекләндерү чараларын үткәрү нәтиҗәсендә ирешелгән.

«Суга чуму өчен биш урын әзерләнде, хәзер элеккечә, күл территориясенә машина белән кереп булмый, башка чикләүләр дә кертелде, нәтиҗәдә, нитрат күләме ике тапкыр кимегән. Без бу яңалыкка бик шат», – диде Саргина.

news_right_1
news_right_2
news_bot