news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Оксана Назарова: Татарча диктант акциясенә килүчеләрнең татар телен өйрәнергә теләге туды

Оксана Назарова: Татарча диктант акциясенә килүчеләрнең татар телен өйрәнергә теләге туды
Фото: Оксана Назарова

Төркиянең Анталья шәһәрендәге «Анталья Татарлары» татар җәмгыяте Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясенә кушылды һәм үз мәйданчыгына җәмгыять әгъзалары, шулай ук Анталиядә яшәүче диаспора кунакларын җыйды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Анталья Татарлары» татар җәмгыяте җитәкчесе Оксана Назарова хәбәр итте.

«Телне белмәгән кунаклар татарча сөйләмне һәм татар җырларын ишетте, татар телен өйрәнергә теләкләре туды. Безнең диктант язу тәҗрибәсен шулай ук Анталиядәге диаспоралар да үзләштерергә карар кылды. Яшь җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова чит илләрдә телне саклауга зур өлеш кертә. Бүген телекүпердә бер мәйданчыкка бөтен дөньядан татарлар җыелды һәм беренче тапкыр татар телендә диктант бергә яздылар», – диде Оксана Назарова «Татар-информ»га.

  • Сәидә Мөхәммәтҗанова катнашындагы телекүпер 11 шәһәрдән татар җәмгыятьләрен берләштергән: Мәскәү, Казан, Анталья, Будапешт, Минск, Ташкент, Берлин, Лондон, Бишкек, Баку һәм Париж. «Татарча Диктант» чарасы кысаларында Сәидә Мөхәммәтҗанова диктор буларак катнашкан, шуннан соң катнашучылар онлайн рәвештә артистка кызыксындырган сорауларын биргән, татар телендә аралашканнар. Телекүпер барышында Сәидә Мөхәммәтҗанова җырлар да җырлаган.
news_right_1
news_right_2
news_bot