news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Оксана Лут һәм Рөстәм Миңнеханов Чистайда яңа завод ачтылар

Оксана Лут һәм Рөстәм Миңнеханов Чистайда яңа завод ачтылар
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм журналистлар бәрәңге фри җитештерү буенча заводта булдылар. Алар Чистай районында эшен җәелдергән «Чистополье» холдинг компаниясенең басуларында, җитештерү цехлары эшчәнлеге белән таныштылар. «Чисто Фри» дип аталган яңа завод эшенә хәер-фатыйха бирделәр.

«Без бүген бу холдингта эшнең системалы һәм стратегик яктан дөрес баруына тагын бер мәртәбә инандык. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы белән бәрәңге саклагычта һәм сортларга аеру комплексында булдык. Шулай ук игътибарга лаеклы күренеш: холдинг хезмәткәрләре өчен яңа тораклар бар. «Чистополье» холдингы – бүгенге көндә игенчелек, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм мелиорация өлкәсендә иң заманча һәм инновацион холдингларның берсе», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук холдинг компаниясе» АҖ Директорлар советы рәисе Альберт Хөснуллинга яңа предприятиенең символик ачкычы тапшырылды. Үз чиратында, Хөснуллин «Чистай» холдинг компаниясе исеменнән федераль дәрәҗәдәге авыл хуҗалыгы министрлыгына һәм Татарстан Республикасы җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

«Холдинг уңай нәтиҗәләр күрсәтә. Сезгә яхшы эшләр телим һәм барлык проектлар да республика җитәкчелеге тарафыннан хупланачагына ышандырасым килә, – дип тә ассызыклап куйды ТР Рәисе.

«Чисто фри» дип исемләнгән бәрәңге эшкәртү һәм консервлау буенча яңа завод тиз арада алдынгы технологияләрне кулланып төзелгән, җитештерүне ачу әһәмиятле гамәл булып тора. Тулаем алганда республиканың агросәнәгать комплексын һәм турыдан-туры холдингын үстерүдә мөһим этап, дип билгели белгечләр.

  • Заводлар төзү «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты максатлары нигезендә башкарыла.
news_right_1
news_right_2
news_bot