Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүнең Коммунарка районында узган Сабан туенда 3 меңгә якын кеше кунак булды
Мәскәүнең Коммунарка районында узган дуслык һәм бердәмлек Сабан туенда 3 меңгә якын кеше кунак булды. Бәйрәмне Россия мөселманнары Диния нәзарәте оештырды, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Кунаклар өчен татар һәм башкорт эстрадасы йолдызлары катнашында гала-концерт, милли ризыклар урын алган гастрономия ярминкәсе, этноавыл, шулай ук тере почмак әзерләнде, анда альпака, йорт куяны һәм башка хайваннарны күрергә мөмкин иде. Бәйрәмгә килүчеләр шулай ук балалар һәм өлкәннәр өчен бүләк уйнату һәм мастер-классларда катнаша алды.
Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир Крганов Коммунаркадагы Сабан туеның мәскәүлеләр генә түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә кунаклар җыела торган традицион чарага әверелүен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, фестиваль, төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштереп, гаилә һәм халык характерын саклый. Бәйрәмдә шулай ук буддачылар Үзәк Диния нәзарәте рәисе Геше Йонтен да катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз