Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия һәм чит ил компанияләре «КазанФорум»дагы ярминкәдә үз продукциясен тәкъдим итәчәк
13 майда Казанда «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII Халыкара икътисади форум кысаларында Россиянең иң зур хәләл-мәйданчыгы – Казан Хәләл Маркет халыкара сәүдә ярминкәсе ачыла.
Чара «Казан» Агросәнәгать паркы территориясендә узачак, Россиядән һәм чит илләрдән 100гә якын компанияне берләштерәчәк.
Ярминкәдә Әфганстан, Белоруссия, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Төркия, Һиндстан, Согуд Гарәбстаны һәм Судан җитештерүчеләре, шулай ук Россиянең алдынгы предприятиеләре катнаша. Бирегә килүчеләргә хәләл продукциянең киң ассортименты: азык-төлек, кондитер эшләнмәләре, кием-салым, косметика, аксессуарлар һәм көндәлек куллану товарлар тәкъдим ителәчәк.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, тәкъдим ителгән барлык продукция «Хәләл» стандартларына туры килү-килмәүгә тикшереләчәк. Ярминкә ачылыр алдыннан белгечләр чимал, продукция, бүлмәләр һәм җайланмаларга аудит үткәргән. Ярминкә вакытында Агросәнәгать мәйданчыгы хәләл булмаган продукциядән тулысынча азат ителгән.
Татарстанда хәләл индустрия базары тотрыклы үсеш кичерә. 2025 ел йомгаклары буенча республикада хәләл продукция җитештерү күләме 354,4 мең тонна тәшкил иткән. «Хәләл» стандарты продукциясе экспорты 45 миллион долларга җиткән, моннан алдагы ел белән чагыштырганда бу 3,2 процентка артыграк. 2026 елның беренче дүрт аенда гына да экспорт 16,5 миллион доллардан артып киткән. Аның нигезен сөт, ит һәм кондитер продукциясе тәшкил итә.
Татарстанда җитештерелгән хәләл продукциянең төп импортерлары - БДБ илләре, Гыйрак, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Монголия һәм Бразилия. Шул ук вакытта, республикада Көньяк-Көнчыгыш Азия һәм Төньяк Африка дәүләтләре ягыннан кызыксынуның артуын билгеләп үтәләр.
Бүген Татарстан - Россиядә хәләл индустрия лидерларының берсе. Республикада ит һәм сөт продукциясе, кондитер әэшләнмәләре, ярымфабрикатлар, эчемлекләр һәм эшкәртү сегментларында эшләүче җитештерүчеләрнең тотрыклы секторы формалашкан.
Казан Хәләл Маркет халыкара сәүдә ярминкәсе Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Ислам сәүдә һәм үсеш палатасы генераль секретаре Йосыф Хәсән Халави һәм «КазанФорум»ның башка мәртәбәле кунаклары катнашында 13 майда 10:00 сәгатьтә рәсми рәвештә ачыла.
Ярминкә 13 майдан 17 майга кадәр 08:00-19:00 сәгатьләрдә түбәндәге адрес буенча эшләячәк: Казан, Аграр урамы, 2. Керү ирекле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз