news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Окладны минималь түләү күләменнән түбән билгеләүне тыю турындагы проект тәкъдим ителде

ЛДПР партиясе лидеры Леонид Слуцкий җитәкчелегендә депутатлар Дәүләт Думасына закон проектын керттеләр, анда хезмәткәргә хезмәт өчен түләүнең минималь күләменнән (МРОТ) түбәнрәк оклад билгеләүне тыярга тәкъдим ителә. Документ Дума электрон базасында чыкты. Бу хакта РИА Новости яза.

2024 елда хезмәт өчен түләүнең минималь күләме федераль дәрәҗәдә 19242 сум тәшкил итә.

«Бу чорда тулысынча эш вакыты нормасын үтәгән һәм хезмәт нормаларын (хезмәт вазифаларын) үтәгән хезмәткәрнең айлык хезмәт хакы (компенсация һәм стимуллаштыру түләүләрен исәпкә алмыйча) хезмәт өчен түләүнең минималь күләменнән кимрәк була алмый», диелгән федераль закон проектында.

Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, закон проектында хезмәт өчен түләүнең минималь күләменнән артмаган хезмәт хакыннан кызыксындыру һәм компенсация түләүләренең барлык төрләрен төшереп калдырып исәпләргә тәкъдим ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100