news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Океанга зур сәяхәткә әзерләнүче Федор Конюхов: «Татарстан – матур республика»

Дөнья күләмендә танылган сәяхәтче Федор Конюхов 73 яшендә яңа сәфәргә җыена. Ул эшкәртелгән пластиктан ясалган сал рәвешендәге көймәдә Дөнья океанына чыгачак. Аның төп максаты – океаннарда зур утраулар хасил иткән микропластик проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү.

Океанга зур сәяхәткә әзерләнүче Федор Конюхов: «Татарстан – матур республика»
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Зур экспедиция турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләшү булды. Аңа кадәр Федор Конюхов «Татар-информ» агентлыгының эш тәртибе белән танышты.

«Без, территориясе һәм халкы белән дә бөек булган Россия иле, бу проблемага битараф булырга тиеш түгелбез»

Күренекле сәяхәтче Тын, Һинд, Атлантик океаннарын шушы сәфәр өчен әзерләнә торган махсус җилкәнле салда гизеп чыгарга әзерләнә. Конюхов экспедициягә 2026 елның декабрендә Чилида Вальпараисо портыннан кузгала. 160 көн эчендә ул Австралиягә кадәр юл үтеп, Тын океандагы зур чүп утравын өйрәнергә ниятли. Дөнья океанында микропластик аркасында экологиягә зыян килә. Белгечләр шуңа борчыла.

«Исәнмесез, кадерлеләрем, мин сезгә, биредә дусларым күп булганга килдем, чөнки Казанда һәм Татарстанда барыгыз да романтиклар, миңа шунысы ошый», – дип башлады Федор Конюхов сүзен.

Ул микропластик проблемасына битараф булмаска өндәде. «Океанда зур чүп утравы инде континент үлчәменә җиткән – аның озынлыгы да, киңлеге дә 2,2 шәр мең километр. Төрле илләрдә чыгыш ясап карадым – Кытайда, Америкада, Яңа Зеландиядә…– беркем тотынмый. Күпләр «без океаннан ерак яшибез бит, микропластик проблемасы безгә ничек кагылсын» дип уйларга мөмкин. Ләкин без, территориясе һәм халкы белән дә бөек булган Россия иле, бу проблемага битараф булырга тиеш түгелбез. Җир шары бөтен кешенеке дә», – ди сәяхәтче.

Ул бөтен җир шары экологиясенә шул чүп утравыннан зур зыян килүен ассызыклады. «Микропластик кисәкләре балык эченә дә эләгә, аннары без шул балыкны ашыйбыз. Антарктидада, өйрәнү өчен, пингвиннар тизәген җыйган идем, шуннан микропластик табылды. Шуңа күрә битараф булырга ярамый. Билгеле, проблеманы без генә чишә алмыйбыз, ләкин аның белән көрәштә без беренче була алабыз, инициатива бездән чыгарга тиеш», – диде Конюхов.

  • Тын океанның төньяк өлешендә зур чүплек мәйданы елдан ел киңәя бара. Элек бу «утрау» штормнар белән таркала торган булган, хәзер чүп шулкадәр арткан ки, шунда берегеп, штормнар белән дә суга юылып таралмый. Фёдор Конюхов чүплекнең күләмен өйрәнеп, аны салда периметры буйлап урап чыгарга һәм иярченле маяклар ярдәмендә картада төгәл чикләрен билгеләргә ниятли. Сәяхәтче видео-көндәлек алып барачак, су үрнәкләрен алачак, океанның өске катламнары температурасын үлчәячәк.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Безнең үрнәк күрсәтәсебез килә»

Матбугат очрашуында катнашкан журналистларның берсеннән: «Анда баруыгызның максаты анык аңлашылмый, чүплекне иярченнән генә дә күзәтеп була бит», – дигән сорау яңгырады.

«Иярченнән күренсә дә, аның бөтен нечкәлекләрен өйрәнеп булмый бит. Бер илнең дә барасы килми, «анда барудан безгә нәрсә була» диләр. Беркем бармый, хәтта галимнәр дә, «безнең институтның анда җибәрергә корабы юк» диләр, шуңа күрә безнең үрнәк күрсәтәсебез килә. Шул чүп үрнәкләрен алып тикшерергә кирәк. Бәлки, бездән соң тагын баручылар булыр», – дип аңлатты Федор Конюхов сәяхәтенең максатын.

«Проблемага һәркем дә беренче адым атлый алмый»

Әлеге эзләнү экспедициясе микропластикка каршы көрәштә инновацион биотехнологик карарлар булдыруда бизнес һәм фән көчен берләштерәчәк. Җыелган мәгълүматлар сулыкларны чистарту буенча карарлар чыгару өчен Татарстанның биотехнологик кластер компанияләренә тапшырылачак. Әйтергә кирәк, Татарстанның Фәннәр академиясе дә Федор Конюховның идеясен хуплап, аңа теләктәш булып тора. Академия президенты Рифкать Миңнеханов әйтүенчә, Конюховның шундый идея белән чыгуы, проблеманы күрсәтүе – үзе үк бик мөһим эш. «Проблемага һәркем дә беренче адым атлый алмый», – диде ул. Федор Конюхов башлангычында кузгатылган проблема Фәннәр академиясен дә борчуын ассызыклады.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Рифкать Миңнеханов, республикада экология белән бәйле сораулар хәл ителгәндә, фәнни алымнар кулланылуын әйтте. «Микропластик проблемасы күптәннән бар, бу юнәлештә зур эш башкарыла. Безнең көнкүреш эшчәнлектән соң кала торганы – анысы беренчел микропластик, ә пластик таркалудан хасил булганы – икенчел микропластик. Татарстан сулыкларга бай булганлык белән бу проблема безнең өчен дә актуаль», – дип белдерде.

Рифкать Миңнеханов быел апрельдә биотехнологияләр буенча стратегия кабул ителгәнен әйтте. «Нефть химиясе тармагы үсеше буенча программа кабул ителде, Зәйдә биотехнологияләр буенча махсус икътисади зона булдырылды. Безнең өчен дә бу көн кадагындагы мәсьәлә булганга, бу сорау актуаль. Без аны дәүләт дәрәҗәсендә хәл итәбез. Югары уку йортларында без актив куллана торган эшләнмәләр бар», – дип ачыклап үтте Фәннәр академиясе президенты.

Ул, Конюхов экспедициясе нәтиҗәләренә йомгак ясалып, Татарстанның фәнни мәктәпләрендә эшкә җигеләчәген белдерде. «Бүген Казан федераль университетының микропластикны таркатырга сәләтле микроорганизмнарны эзләү буенча эшләнмәләре бар. Бу сорау әле бәхәсле, чөнки микропластик таркалу нинди нәтиҗәләргә китерүе билгесез. Бәлки, таркалгач, тагын да начаррак буладыр, кем белә», – ди Рифкать Миңнеханов.

Гомумән алганда, ул республикада экология проблемаларын үзәккә куйган проектлар, бу өлкәдә фәнни мәктәпләр күп булуына басым ясады. «Бу проблема белән һәркем шөгыльләнергә тиеш, галимнәр генә түгел. Нәрсә ашаганы, эчкәне турында һәркем уйлануы мөһим», – дип саный ТР Фәннәр академиясе президенты.

«Микропластик тәэсирендә балыкларның мутант балыкка әйләнүе турында сүзләре йөрәккә тиде»

Проектның иганәчесе – Татарстанның «Миррико» компаниясе. Әлеге ширкәт Федор Конюховка сәяхәт өчен җилкәнле сал ясый. Микропластикның кеше сәламәтлегенә зарары турында фикерне «Миррико» компаниясе генераль директоры Игорь Малыхин да җөпләде.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Миңа Федор Конюхов микропластик проблемасы турында сөйли башлагач, ул, сәяхәтләр барышында балыкларның нык үзгәреп, аларның мутант балыкларга әверелгәнен күрүе турында әйтте. Бу – микропластик тәэсире. Иң элек, менә шул сүзләр йөрәккә тиде. Микропластик калдыкларын йоткан балыклар чыннан да кеше организмына эләгүе бик ихтимал бит. Федор Конюхов бу юнәлештә үз фикерләре белән уртаклашкач, без аңа теләктәш булырга һәм аның экспедициясе өчен сал җитештерергә ниятләдек», – диде Конюхов өчен сал әзерләүче компания җитәкчесе.

«Сал музейга биреләчәк»

Шунысын билгеләп узарга кирәк: сәяхәттән соң, менә шул сал музейга экспозициягә куелачак. «Аерым бер музей булдырып, сал шунда куелачак дип килештек. Ул гына түгел, сәфәрдән фотосурәтләр дә булыр. Балаларга экология турында сөйләрлек мәгълүмат булачак, – дип уртаклашты яңа музей турында планнары белән Федор Конюхов. Көймәнең озынлыгы – 18,5 метр, киңлеге – 7 метрдан артык.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Сәяхәтче Татарстанда төрле проектларны тормышка ашыру турында уйлана. «Татарстан буенча йөреп, аның матурлыгын күреп сокландым. Татарстан – матур республика. Биредә чынга ашыра алырдай уйларым бар», – диде.

Федор Конюхов, шулай ук, Татарстанда Россиянең төрле төбәкләреннән агачлар утырту хыялы турында әйтте. «Бер 100 гектар мәйданда Россиянең милли агачларын утыртырга телим. Моның өчен, бәлки, элек чүплек урыннары булган, уңдырышсыз, начар җирләрне сайларга кирәк. Туладан –имәннәр, Карелиядән – каен, Красноярск краеннан кедрлар, Якутиядән – карагай һәм башка агачлар җыярга уйлыйм. Мурманскидан – миләшләр, Владивостоктан кедрлар җибәргәннәр иде. Халык та минем хыялга теләктәш булсын иде», – дип мөрәҗәгать итте.

«Суга чүп ташлаудан туктарга кирәк – шуннан башларга»

Видеоэлемтә буенча Владивостоктан Россия Фәннәр академиясенең Ширшов исемендәге Океанология институтының Су асты эзләнүләре һәм сынаулары техникасы лабораториясе мөдире Константин Рогинский кушылды. Әйтергә кирәк, әлеге институт Федор Конюхов белән берничә ел бергә хезмәттәшлектә.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Күп еллар дәвамында микропластик проблемасын өйрәнү белән шөгыльләнәбез. Микропластик бит сулыкларда үзеннән үзе тиктомалга хасил булмый. Иң элек, суга чүп ташлаудан туктарга кирәк – шуннан башларга. Дөнья океанында без сөйли торган зур чүп утравы гына түгел, анда башка чүп өемнәре дә җитәрлек. Сулыкларга пластик ташлаудан туктыйк, җәмәгать. Бу проблеманы чишүгә шулай өлеш кертик», – дип өндәде Рогинский.

Матбугат очрашуында Федор Конюховка нинди кыенлыклар фаразлавы турында сорау бирелде. Сәяхәтче әлегә бернинди дә авырлык күрмәвен һәм кыенлыктан бигрәк кызыклы мизгелләр күбрәк булачагына ышанычын әйтте.

  • Федор Конюхов рекорд экспедицияләре белән танылган: дүрт тапкыр дөнья тирәли йөзгән, Атлантиканы 15 тапкыр гизеп чыккан, дөньяның төрле почмакларында җиде тау түбәсенә менгән. Ул моңа ирешкән бердәнбер Россия кешесе. Конюхов Җирнең биш полюсына барып җиткән, һава шарында ялгызы дөнья тирәли әйләнеп, ике дөнья рекорды куйган.
  • Сәяхәтләрдән тыш, Федор Конюхов фән, сәнгать белән шөгыльләнә. Аның сәяхәтләр, табигать бәла-казаларын җиңеп чыгу турында 26 китабы бар.
news_right_1
news_right_2
news_bot