news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өйдән өйгә йөрүчеләр Президент сайлаулары турында мәгълүмат бирә

Татарстанда 17 февральдән участок комиссияләре әгъзалары «Иформ участок сайлау комиссиясе» («ИформУИК») мәгълүмати-агарту проекты кысаларында сайлаучылар йортларында йөри башлады. Аның максаты — Россия Президентын сайлаулар турында мәгълүмат бирү.

Фото: © «Татар-информ», Надежда Гордеева

«Без сайлаучылар йортлары буйлап йөрибез. Сайлауларның кайчан узачагы турында сөйлибез, бу хакта белү-белмәүләре турында сорашабыз. Барысы да диярлек Россия Президентын сайлаулар турында белүләрен әйтә. Без аларның кайсы участокта тавыш бирә алуларын аңлатабыз. Кагыйдә буларак, сайлауга киләбез һәм хәтта бөтен гаилә белән, дип җавап бирәләр», — дип хәбәр итте журналистларга өйдән өйгә йөрүче Елена Әхмәрова.

Аның сүзләренчә, сайлаучылар арасында өеннән чыгып йөри алмаган, әмма тавыш бирергә теләгән пенсионерлар бар. «Без аларның адресларын язып алабыз һәм тавыш бирер өчен аларга кайсы көнне һәм кайсы вакытта килергә мөмкин булуы турында килешәбез», — дип аңлатты спикер.

Татарстанда барлыгы 10 меңгә якын өйдән өйгә йөрүче кеше билгеләнгән. Аларның һәрберсендә Россия Президентын сайлау символикасы белән брендлы ак япма һәм Россия флагы төсләрендәге V хәрефе рәвешендә махсус күкрәк билгесе бар. Моннан тыш, аларда мәгълүмати буклет, исемнәре язылган бейдж һәм таныклык бар.

Фото: © «Татар-информ», Надежда Гордеева

Россия Федерациясе Президентын сигезенче тапкыр сайлау 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Сайлауларга дүрт кандидат кертелгән: Владислав Даванков («Новые люди» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100