news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Өйдә тавыш бирү буенча сайлау комитетлары көненә 70тән артык шалтырату кабул итте

Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга Мәскәү вакыты белән 15:00 гә Татарстан сайлаучыларының 23,5 проценты килгән. Бу хакта республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Тавыш бирү штат режимында уза. Сайлау законнарын бозуга шикаятьләр килмәде, конфликтлар юк. Сайлаулар тыныч, оешкан төстә бара», - дип ассызыклады Кондратьев.

Ул хәзерге вакытта республикада сайлаучыларны участокларда волонтерлар белән озатып йөрүгә беренче 56 гариза эшләнгәнен өстәде. Моннан тыш, бүгенге көндә генә дә өйдә тавыш бирү мәсьәләләре буенча 70тән артык шалтырату кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot