news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бер атна эчендә кыяр, дөге һәм ипи бәясе артты

Татарстанда бер атна эчендә кыяр, дөге һәм ипи бәясе артты
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда 31 августтан 7 сентябрьгә кадәр кайбер азык-төлек товарларының бәясе артты. Татарстанстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, исемлектәге товарлар арасында кыяр аеруча нык (3,29 процентка) кыйммәтләнде.

7 сентябрьгә республикада кыярның уртача бәясе 97,31 сумга җитте.

Бер атна эчендә дөге 2,65 процентка кыйммәтләнде. Аның уртача бәясе 81,65 сум тәшкил итте. Бодай оныннан пешерелгән ипи һәм икмәк-күмәч әйберләре 2,42 процентка ка – килограммы 105,02 сумга кадәр күтәрелде.

Шулай ук карабодай бәясе дә 2,38 процентка артты, хәзер аның килограммы 62,78 сум тора. Шикәр комы 2,17 процентка кыйммәтләнеп, килограммы 82,73 сумга җитте.

Бананның уртача бәясе 1,19 процентка артып, килограммы 137,47 сум тәшкил итте. Тары - 1,14 процентка (хәзер аның килограммы 47,39 сум тора,) ә бодай оны 1,36 процентка (42,92 сум) кыйммәтләнде.

Бәяләрнең үсүе балалар ризыгына да кагылды. Балалар өчен җиләк-җимеш консервалары 1,02 процентка кыйммәтләнде һәм килограммы уртача 567,52 сумга җитте. Балалар өчен ит консервалары бәясе 1,1 процентка артты, хәзер аның килограммы 1 190,49 сум тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot