news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Огайода Америка Сабан туенда халыкара көрәш турниры булачак

Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов билбау көрәше буенча мастер-класс үткәрәчәк һәм судьялар коллегиясе эшенә кураторлык итәчәк.

Огайода Америка Сабан туенда халыкара көрәш турниры булачак
Владимир Васильев

(Казан, 24 июль, "Татар-информ"). 26-28 июль көннәрендә Огайо штатының Коламбус шәһәрендә (АКШ) татар Сабан туе аналогы Ohio State Fair традицион фестивале кысаларында билбау көрәше буенча халыкара ярышлар узачак. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Огайо штатында традицион уңыш бәйрәме 1851 елдан бирле үткәрелә һәм хәзерге этапта ел саен 30 меңнән артык тамашачыны җыя.

Фестивальнең төп вакыйгаларының берсе көрәш буенча ярышлар булачак. Ярышларда 20 илдән 200 дән артык спортчы катнашачак. Ирекле, грек-рим һәм традицион көрәш белән беррәттән билбау көрәше буенча да ярышлар узачак. Көрәш буенча турнирның баш хөкемдары - АКШ билбау көрәше федерациясе рәисе Брайан Черч.

АКШта билбау көрәше федерациясе инде ел ярымнан артык эшли. 2018 елда Брайан Черч җитәкчелегендә АКШ җыелма командасы Казанда билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында катнашты. 2019 елда АКШ җыелма командасы шулай ук Татарстанда узган дөнья чемпионатында 4 спортчы белән тәкъдим ителгән иде.

Фестиваль кысаларында билбау көрәше буенча турнирга Халыкара билбау көрәше федерациясе делегациясе: Федерация вице-президенты Равил Ногуманов, Олимпия уеннарының көмеш призеры Мурад Гайдаров киләчәк. Гайдаровтан тыш, ярышларда тагын 5 россияле катнашачак.

"Делегация составында шулай ук Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары, Россиядә көрәш өлкәсендәге төп экспертларның берсе Хәлил Шәйхетдинов та бар, ул зур профессиональ тәҗрибәсе булган белгеч сыйфатында билбау көрәше буенча мастер-класс үткәрәчәк һәм судьялар коллегиясе эшенә кураторлык итәчәк", диелә бу хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100