news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Офтальмохирург Элина Минхуҗина: Яшьләрнең күз линзаларын дөрес куймавы борчый

Ул линза кулланучы яшьләр еш кына кератит – күз ялкынсыну проблемаларына зарланып килгәнен әйтте.

Офтальмохирург Элина Минхуҗина: Яшьләрнең күз линзаларын дөрес куймавы борчый
Солтан Исхаков

Республика офтальмология клиник хастаханәсе офтальмохирургы Элина Минхуҗина яшьләрнең күз линзаларын дөрес кимәве проблемасы турында әйтте.

«Линзаларны дөрес кимәү, гигиенаны бозу, линза куелган килеш ялгыш йоклап китү, дөрес кулланмау проблемасы безне борчый. Яшьләргә шуны әйтәсе килә: йомшак контактлы линзалар йөртүчеләр шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәсен, төнгә салырга иренмәсен. Бу кискен проблемага әверелеп бара», - дип белдерде табиб.

Ул линза кулланучы яшьләр еш кына кератит – күз ялкынсыну проблемаларына зарланып килгәнен әйтте. «Соң мөрәҗәгать итәләр, авыруның азуы күрү сәләтен кисәк боза, ул зарарланган тукымаларны тернәкләндереп тә, күрү сәләтен кайтарып та булмый», - диде.

Элина Минхуҗина 18 яшьтән лазерлы коррекция операцияләре ясалуын искәртте. Шулай да, аның фикеренчә, лазерлы коррекция өчен оптималь вакыт – 21 яшьтән дә иртәрәк һәм 40 яшьтән дә соңрак түгел.

news_right_1
news_right_2
news_bot